Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Суык-Чишмә авылында гомер итүче Миргазыян Риян улы Гомәровка 21 июньдә 90 яшь тула.

17 июня 2022, 11:22

1533

0

0

Суык-Чишмә авылында гомер итүче  Миргазыян Риян улы Гомәровка 21 июньдә 90 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз.  Син бүген дә без - балаларың, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, яклап, кадерләп яшисең. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып булып яшә.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев