Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Суык-Чишмә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Әрҗүдә Сабирҗан кызы ЗАҺИДУЛЛИНАНЫҢ 23 июньдә юбилее

22 июня 2018, 13:37

842

0

0

Иң якын, газиз кешебезгә җир өсте чәчәк-гөлләргә күмелгәндә 80 яшь тула. Барыбыз да бергә җыелып, кадерле кешебезне шушы олуг бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхет-сәгадәт, балалары, оныкларының күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүен телибез. Киләчәк көннәре җыр кебек матур, кояш кебек якты һәм җылы булсын.

Котлап сине туган көнең белән

Бездән теләк бары тик болай:

Әниләрнең сөеклесе, каенананың хөрмәтлесе,

Дәү әнинең кадерлесе булып,

Озак яшә, әни, гел шулай.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, кияүләрең, киленнәрең

исеменнән кызың Тәнзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев