Зәй офыклары

Суык-Чишмә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Нина Николаевна Габидуллинага 1 июльдә 80 яшь тула.

Общее, 26 июнь 2020 - 10:48
252
0
0

Әни, син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Гомерең буе хәләл  көчең белән тырышып  яшәдең. Тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлыклар килгәндә таяныч булып гомер кичерәсең. Барысы өчен дә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез сиңа.  Олы җанлы, киң күңелле әниебез! Күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, әтиебез белән тигезлектә безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булса иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Безгә алтын киңәшләреңне биреп, туган нигезебездә безне каршылап озак, бәхетле яшәргә язсын.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 80 яшең тулганда.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә
әтиебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: