Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Суык-Чишмә авылында яшәүче Миннегали Миннебай улы белән Аухәйнә Миңнехан кызы МИННЕБАЕВЛАРНЫҢ бергә гаилә корып яшәүләренә 23 июньдә 65 ел була.

22 июня 2018, 13:35

705

0

0

Кадерле әтиебез һәм әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән матур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез гади һәм матур яшәдегез. Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар, кайгы-хәсрәт күрдегез, шуңа да карамастан, нык булдыгыз. Сезнең тормышка күпләр сокланырлык. Сез  без - алты баланы үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Без сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырыштык. Кадерлеләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар яраткан әти-әнкәй, әби-бабай булып, алга таба да туган йортыбызның яме булып, балаларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын иде. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Әти-әнкәй йорты шундый җылы,

Әйтерсең лә, җәннәт бакчасы.

Шушы йортны изге фәрештәләр

Бәла-казалардан сакласын.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Хәйдәр-Флира, Фоат-Саимә, Хәлил-Рузилә, Хәлилә-Николай, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев