Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Суык-Чишмә авылында яшәүче Нәгыймулла Миңнехан улы Габидуллинга 3 июньдә 80 яшь тула.

01 июня 2018, 11:43

820

0

0

Әтиебез гомер юлында намуслы хезмәте, тырышлыгы белән ихтирам һәм абруй казанды. Узган хезмәт юлын якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык зат ул.  Кадерле тормыш иптәшем,  әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән олы юбилеең белән  котлыйбыз.  Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Безгә үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа.  Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Оныкларыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлегең, хезмәт сөючәнлегенең белән үрнәк син. Олуг юбилеең мөбарәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Синең йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәрәкәтле  тормыш,  сәламәтлек телибез.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә
тормыш иптәшең Нина да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев