Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Суык-Чишмә авылында яшәүче Рафаил Илһам улы Заһидуллинга 1 февральдә 60 яшь тула.

31 января 2020, 08:53

479

0

3

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине шушы олы бәйрәмең – юбилеең  белән тәбрикләп, нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Син гаиләбезнең тоткасы, җаннарга җылылык, өебезгә ямь биреп торучы, шөкер итеп яши белүче, балалар, оныклар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Хәстәрле дә син, олы йөрәкле дә. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклар алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, ныклы адымнар белән атлап яши беләсең. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшәвең, туганнарыңны-якыннарыңны  хөрмәт итүең, олысына-кечесенә ярдәмгә әзер торуың үзе үк соклану уята. Алга таба да әниебез белән бергәләп, балаларыгызның уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Һәр көнең шатлыкта үтсен, йортыбыздан җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын үзеңә.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән улың Илдар-киленең Айгөл, кызың Гөлнара-киявең Илназ, оныкларың Азамат, Камилә, Азалия. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев