Зәй офыклары

Сәвәләй авылында күркәм гомер кичерүче, якын кешебез Анна Михайловна Рябова, бүген 24 июльдә 55 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Без аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Общее, 23 июль 2020 - 09:45
361
0
0

Кадерлебез! Ике “5”ле куелган бу гомер бәйрәмеңдә син чын-чынлап тормышның барлык сынауларын бик яхшы билгеләренә генә тапшырган, сокланып туймаслык затсың. Сиңа алгы көннәрдә дә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!   
Туган көнең белән
Котлыйбыз сине ихлас йөрәктән!
Тормыш сынаулары аз булмады,
Дөнья сине өйрәткән.
Синең алда әле иксез-чиксез  юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер кичләрең,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сиңа әле дөнья көтәсе…
Иң изге теләкләр белән Татьяна һәм Николай Смирнов, сеңлең Ирина, киявең  Мөдәер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: