Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Борис Иванович Черкасовка 26 октябрьдә 70 яшь тула.

22 октября 2021, 08:00

360

0

0

Сәвәләй авылында яшәүче Борис Иванович Черкасовка 26 октябрьдә 70 яшь тула.

Сәвәләй авылында яшәүче кадерле дәдәбез Борис Иванович Черкасовка 26 октябрьдә 70 яшь тула.
Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син булдыклы, тынгысыз җан, һәрвакыт шат күңелле. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Сабыр да, киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Җиңгәбез белән балаларыгызга сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, балаларың, оныкларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән сеңелләрең Анна, Ирина,
кияүләрең Николай, Мөдәер. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев