Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче кадерле әниебез Евдокия Гавриловна Черкасованы чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз.

29 ноября 2020, 08:30

682

0

0

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газиз әниебезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Инде үзебез олы кешеләр булсак та,  без төпле киңәшләр сорап синең янга киләбез, синең  һәрчак безне аңлавыңны, ярдәмеңнән ташламавыңны беләбез.
Әниебез, сине Аналар көне белән  ихлас-тан  котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әни, синнән дә нур бөркелә.
Без телибез сиңа кояш гомере,
Кояш кебек син дә бер генә.
Улларың Леонид, Анатолий.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев