Зәй офыклары

Сәвәләй авылында яшәүче Прасковья Павловна Черкасованың 4 сентябрьдә юбилее - аңа 65 яшь тулды.

Общее, 5 сентябрь 2019 - 16:02
83
0
0

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле тормыш иптәшем, газиз әниебез! Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен бу икеләтә бәйрәм. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә  рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, киң күңелле кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәт итәбез,  чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер, бәхет телибез сиңа.
Иң изге теләкләр белән ирең Борис, кызың Лариса-киявең Александр, улың Александр-киленең Раушания, оныкларың Петр, Винария, Алина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: