Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Татьяна Филипповна Петрованың бу көннәрдә 65 яшьлек юбилее.

01 февраля 2018, 16:09

985

0

0

Сәвәләй авылында яшәүче Татьяна Филипповна Петрованың бу көннәрдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Беркайчан да зарлануны, уфтануны белмисең, син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Һаман да безнең хакны хаклап, кече күңеллегең белән җаннарны эретеп яши белүең өчен мең рәхмәт сиңа.  Сиңа алдагы көннәрдә ныклы исәнлек, җан тынычлыгы, мул, имин тормыш телибез. Йортыбызның яме, сүнмәс кояшы булып, балалар һәм оныкларыңның игелеген күреп, озын гомер кичер. Янәшәбездә син булганда гына күңелләр шат, хыяллар туып, тормышка ашып тора. Балалар, оныклар янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын сиңа.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән кызың Любовь.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев