Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Виктор Иванович Московка 4 декабрьдә 60 яшь тула.

03 декабря 2021, 07:50

363

0

0

Сәвәләй авылында  яшәүче Виктор Иванович Московка 4 декабрьдә 60 яшь тула.

Сәвәләй авылында туып үсеп, туган авылында төпләнеп, төп нигездә яшәүче Виктор Иванович Московка 4 декабрьдә 60 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Гаиләне, балаларны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче әтиебез, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, безгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерергә язсын. Алдагы тормышың да бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын!
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән улларың Денис, Иван, киленнәрең Гөлсирень, Мария, кызларың Венера, Ильмира, кияүләрең Илья, Рөстәм һәм оныкларың Даниэль, Булат, Линар, Славик, Данис, Дияс, Дарина.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев