Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Яков Михайлович белән Мария Сергеевна Сабаевларның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә 70 ел булды.

16 января 2020, 15:37

420

0

3

70 ел бергә  гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Еллар узган саен, яшәгән саен, без, әти-әниебез, әби-бабабыз, сезгә  карап сокланабыз. Сез  Ходай насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши беләсез. Язмышларыгызда булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрә беләсез. Кадерле  әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз, алдагы көннәрегез саулык-сәламәтлектә, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Әле озак еллар сезнең йөрәк җылысын һәм шифалы сулышыгызны тоеп яшәргә насыйп булса иде!

Җитмеш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән балаалрыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев