Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сәвәләй мәктәбе коллективын һәм ветеран педагогларны Укытучылар көне белән Вадим Иванов котлый

05 октября 2020, 07:00

238

0

0

Сәвәләй мәктәбе коллективын һәм ветеран педагогларны Укытучылар көне белән Вадим Иванов котлый

Вадим Иванов, Сәвәләй мәктәбе директоры:

-Якынлашып килүче Укытучылар көне белән Сәвәләй мәктәбе коллективын, ветеран педагогларыбызны чын күңелдән тәбрик итәм.

Хөрмәтле педагоглар!  Сез – безнең кадерле, киләчәк буын өчен якты  үрнәк булып торучы мөхтәрәм затларыбыз. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез укучыларыгызның алдагы тормыш юлында  дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Мәктәбебез яңа идеяләргә бай, хезмәтенә иҗади якын килүче педагогларыбыз белән данлыклы. Сезгә белем илендә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар үзегезгә! Бәйрәмебез белән!                                          

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев