Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Түбән Биш авылында гомер кичерүче кадерле кешеләребез Мөнәвир Вәлиәхмәт улы белән Минҗиһан Гыйльметдин кызы ВӘЛИӘХМӘТОВЛАРНЫҢ бергә гаилә корып яшәүләренә 8 ноябрьдә 50 ел булды.

10 ноября 2017, 08:20

1268

0

1

Түбән Биш авылында гомер кичерүче кадерле кешеләребез  Мөнәвир Вәлиәхмәт улы белән Минҗиһан Гыйльметдин кызы ВӘЛИӘХМӘТОВЛАРНЫҢ бергә гаилә корып яшәүләренә 8 ноябрьдә 50 ел булды.

Безнең өчен иң кадерле һәм иң газиз булган әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән тәбрик итәбез. Сез иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк булып, хөрмәт итешеп, озын гомер юлы үттегез. Ярты гасыр эчендә шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булгандыр. Сез аларны тормыш авырлыкларына бирешмичә бергә кичергәнсез. Без - балаларыгызны үстереп, башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Оныкларга ягымлы, игътибарлы үрнәк әби, бабай сез! Сез бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Сезнең күңел җылыгыз, ачык йөзегез безгә яшәргә көч бирә, авырлыклар алдында киртә булып тора. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. 50 елны иңне-иңгә куеп, Бергә тартып тормыш арбасын, Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып, Һәрчак туры юлдан барасыз. Безнең күңелләрне куандырып, Парлы булып, матур торыгыз. Якты маягыбыз булып балкып, Җылы кояшыбыз булыгыз. Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын, Гөрләп торсын иде нигезебез. Сагынып көтсен иде безне газиз әти, Өзелеп көтсен газиз әниебез. Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушы-ла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев