Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Түбән Биш авылында гомер кичерүче Оркыя Бәдретдин кызы белән Мөсәяп Гариф улы Хәлиуллиннарның 25 гыйнварда - алтын туйлары

24 января 2020, 08:38

379

0

3

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - алтын туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Без - балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз.  Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Кайткан саен елмаеп каршы аласыз, әниебез аш-суга бик оста, өстәлендә һәрвакыт тәмле ашлары, камыр ризыклары булыр. Әтиебез дә бик ярдәмчел, киң күңелле, тракторда  эшләп, авылдашларга һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынды.  Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, бергә озын гомер итәргә язсын. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Сокланырлык гомер юлы үттегез,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисез сез,
Куанасыз һәрбер уңышка.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Гөлфия, Әлфия-Илгиз, Рамил-Гөлназ, оныкларыгыз Айнур, Лилия, Әдилә, Ислам, Алсинә, Илһам. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев