Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Түбән Биш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Филсинә Мирсәеф кызы Гәрәеваны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз

01 января 2021, 06:30

190

0

0

Түбән Биш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Филсинә Мирсәеф кызы Гәрәеваны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз

Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр алып килсен сиңа! Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сине читләтеп үтмәсен. Хыялларыңның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын!
Иң изге теләкләр белән ирең Разил, кызың Айгөл-киявең Илшат, кызың Чулпан, оныкларың Амина, Мәрьям.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев