Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Түбән Биш авылында яшәүче Тамара Геннадьевна Москованың бу көннәрдә 55 яшьлек юбилее.

20 ноября 2017, 14:29

1175

0

0

Түбән Биш  авылында яшәүче Тамара Геннадьевна Москованың бу көннәрдә  55 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, яхшы әни дә,  сөекле әби дә. Син гомерең буе шәфкать туташы – фельдшер булып эшләп,  кешеләр сәламәтлеге сагында торасың. Шушы дәвердә синең шифалы кулларың аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтаргансың! Син тәҗрибәле белгеч буларак кына  түгел, ягымлы булуың, йомшак мөгамәләң, сабыр холкың белән кешеләр күңелләрен яулыйсың. Туган авылының табигатенә гашыйк син, үзең дә бакча тутырып гөл-чәчәкләр үстерәсең. Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.  
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Валентин, балаларың, оныкларың һәм кодагыең.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев