Зәй офыклары

Түбән Биш мәктәбе директоры Сергей Иванов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Общее, 5 октябрь 2020 - 07:00
184
0
1

Сергей Иванов, Түбән Биш мәктәбе директоры:

- Мәктәбебез коллективын һәм шәһәр-районның барлык педагогларын, ветеран укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлыйм. Укытучы һөнәре зур белем, һәрнәрсәдән хәбәрдарлык, тынгысызлык һәм тырышлык таләп итә. Үз эшенә чын күңелдән бирелгәннәр генә күп еллар дәвамында бу җаваплы хезмәтне башкара ала. Мәктәбебез  укытучылары - әнә шундый тынгысыз җаннар. Алга таба да безне уңай үзгәрешләр генә көтсен, эштә уңышлар юлдаш булсын, укучыларыгыз сезне һәрвакыт сөендерсен һәм рухландырсын!  Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, тырыш укучылар телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: