Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Түбән Лоҗы авылында гомер итүче Наилә Кыяметдин кызы Хуҗинага 13 августта 80 яшь тула.

10 августа 2018, 09:41

746

0

0

Юбилейлар насыйп була,
Матур булып олыгаеп
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнкәйнең дә юбилее - 80 яше. Әнкәебез - безнең өчен иң кадерле изге кеше,  тәрбияле, тыйнак, уңган булган ул. Булганына шөкер итеп яши, күпне өмет итми генә сабыр гына тормыш көтә. Балачактан әнкәебез күпне күргән, күпне кичергән, әти белән тормыш корып, өч бала сөеп үстергәннәр. Каенанасын, каенатасын хөрмәт итеп килен вазифасын үтәгән. Өлкәннәр белән бер йортта утыз сигез ел гомер иткән.
Куркытмаган әнкәйне авылдагы авыр хезмәт,
Күрше-тирә, авылдашлар күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хәзер инде әнкәбезнең оныклары буйга җитте,
                                                 ике оныкчыгы да туды.  
Тиздән алар үсеп җитәр,
оныкчыклар туенда да булсын иде әнкәй урыны түрдә.
Гомер аты арымыйча йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар, туган йортыбыз да исән,
Ялгышмабыз син ул, ӘНКӘЙ безнең терәгебез, дисәк.
Ә без сина озак еллар «әнкәй», диеп сөеп дәшик,
Балаларың, оныкларың белән бергә гөрләп яшик.
Иң изге теләкләр теләп улың, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев