Зәй офыклары

Түбән Лоҗы авылында гомер кичерүче газиз кешебез Рәзинә Кадыйр кызы Имамиеваның бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее.

Общее, 8 февраль 2019 - 08:50
232
0
0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең -  олы юбилеең белән котлыйбыз. Син без - балаларың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел син. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай сине саулыктан аермасын, теләгән изге теләкләрең фәрештәләр ярдәме белән чынга ашсыннар. Кадерлебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез. Сиңа алдагы көннәрдә дә дөньяның ямен тоеп, сәламәт булып, балалаларың һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.
Котлы булсын  туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән улың Равил, кызың Илсөяр, оныкларың Камил, Ясминә,туганнарың Нәфисә, Ринат, Эдуард. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: