Зәй офыклары

Тукай районы Игенче авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Аксар авылында яшәүче Фәйрүзә Рәүф кызы Гыйльманованың 15 февральдә 70 яшьлек юбилее.

Общее, 14 февраль 2020 - 10:28
83
0
0

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, сине  ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син - безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әтиебез белән бер-берегезгә күңел яктылыгын биреп, гаилә иминлегендә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, бәрәкәтле, имин тормышта балалар, оныкларыгызның игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарның булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.  Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: