Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында гомер итүче Алексей Федорович белән Елена Степановна Кузьминнарның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына декабрь аенда 50 ел була.

13 декабря 2019, 08:31

967

0

1

Һәр гаиләнең нигезе - ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер-береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. Сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы әти-әниебезне алтын туйга кадәр алып килде. Гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белеп, ике ул, бер кыз үстерделәр. Хәзер инде биш оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Тормыш итү - диңгез кичүгә тиң, давылларда аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез - үзе олы бер бәхет. Аларның иңгә-иң куеп үтелгән юллары - без - балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен бүген матур үрнәк.
Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде ярты гасыр дәвамында шатлык-куанычларны бүлешеп, һәр балагыз өчен җан атып, борчу-көенечләрне уртаклашып, тату гомер кичерәсез. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Кулга-кул тотынып ярты гасыр
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Һәркем сезгә карап сокланадыр,
Ихтирамлы сезгә карата.
Йөрәгегездә булган сөю хисе
Кояш төсле нурлар тарата.
Иң зур бәхет бит ул - чәчкә чал төшсә дә,
Парлап атлау гомер үренә.
Сезнең үрнәк булган тормыш җыры
Гөлләр булып җанга үрелә.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев