Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Клара Степановна Тавлиновага 20 июньдә 75 яшь тула.

17 июня 2022, 09:25

1213

0

1

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Клара Степановна Тавлиновага  20 июньдә 75 яшь тула.

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Син ярдәмчел, сабыр, киң күңелле кеше. Хезмәт юлың бушка узмаган, озак еллар иминият өлкәсендә эшләп, хөрмәт казандың. Җизнәбез  Григорий белән балаларыгызга да үрнәк тәрбия бирдегез, тормыш юлында да тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән йортыгыз тулып, гөрләп торсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне  телибез. 
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән  Кузьминнар, 
Панфиловлар, Бутаковлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев