Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Нина Михайловна Короновага 19 декабрьдә 90 яшь тула

18 декабря 2020, 08:00

593

0

1

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Нина Михайловна Короновага 19 декабрьдә 90 яшь тула


Кадерле дәү тутабыз, сине олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тугызынчы дистәңне тутырганда да балаларың, оныкларың, без – туганнарың белән күңел матурлыгыңны бүлешеп яшисең. Сугыш елларын кичкән, аннан соңгы авыр чорларны үткән, күпне күргән буын вәкиле син. Үрнәк тормыш корып, Маниул җизни белән бик матур итеп гомер кичердегез, өч кыз, бер малай үстердегез. Балаларыгыз үзләре күптән әби-бабайлар инде, хезмәтне яратып, кешеләрне хөрмәт итеп яши беләләр. Беркайчан тормыштан зарланмадың, булганына шөкер иттең. Түти, тагын күп еллар шулай барчабызга кирәк булып, балалар игелеге күреп, киләчәктә дә матур гомер кичер. Ходай сине саулыктан аермасын, тормышың куанычлардан гына торсын.
Ярый әле, түти, син бар
Нихәл, туганым, дип дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр
белешмәсәк,
Йөрәк әрни, белмибез нишләргә.
Күңелләргә җылы бирә
Нурлы йөзең, тәмле сүзләрең.
90 гына түгел, 100гә кадәр
Типсен әле, типсен йөрәгең.
Сине яратып Тавлиновлар, Кузьминнар, Панфиловлар, Бутаковлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев