Зәй офыклары

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Валерий Ефимович Кузьминга 24 июньдә 50 яшь тулды.

Общее, 26 июнь 2020 - 09:19
137
0
1

 Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле әтиебез, тормыш иптәшем! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән чын йөрәктән ихлас тәбрик итәбез.  Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. 20 ел нефть тармагында намуслы хезмәт куясың. Без синең сабыр, гадел, кешелекле булуың белән горурланып, сиңа сыенып, яхшы сыйфатларыңны үрнәк итеп яшибез. Алдагы көннәреңдә дә тигезлектә, гаилә җылысын саклап, якыннарыңа олы таяныч, зирәк, акыллы киңәшчебез булып яшәргә язсын.  Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лидия, улың Владислав, кызың Виктория. Безнең теләкләргә әниең-әбиең, барлык туганнар да кушыла. 538.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: