Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Григорий Николаевич Глуховка 19 мартта 50 яшь тула.

15 марта 2019, 11:18

729

0

0

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Син – тормыш сөючән кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Көр күңелле, нык рухлы булып, тормышыбызга ямь өстәп яшисең. Син безнең тормышыбыз терәге. Күңелең һәрвакыт бүгенгедәй яшь булсын, синең җан җылыңны тоеп, без – балаларың, оныкларың белән бергә әле  бик күп елларны каршыларга язсын. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле  булып кал. Киләчәктә дә исән-сау булып, әниебез белән тигезлектә,  балаларың, оныкларың белән бергә гөрләшеп яшәргә язсын.
50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
 Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Елена, балаларың Петр-Надежда, Анна-Степан, оныкларың Ксения, Дарья, Ангелина. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев