Зәй офыклары

Урта Баграж авылында яшәүче Елена Михайловна Ермолаевага 14 мартта 70 яшь тула.

Общее, 14 март 2019 - 14:51
338
0
2

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, терәгебез. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сыз-лаусыз булып, имин яшәргә язсын.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәрбер көнең бәхет алып килсен иде. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Һәр туар таңга куанып, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, оныкчыкларыңа куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың Мелания, Яна.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: