Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында яшәүче Лариса Сергеевна Кузьминага 19 декабрьдә 50 яшь тулды.

21 декабря 2018, 08:43

758

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, киленебез, җиңгәбез, апабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син тырышлыгың белән башкаларга үрнәк, гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел, уңган хуҗабикә, яхшы тормыш иптәше, сөекле әни.  Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, таң җилләренең назлысын, чиксез шатлыклар телибез. Эшеңдә уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Балалар, оныкларга сөенеп, тигез тормышта, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.  Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Петр, улың Вадим-киленең Юлия, оныкларың Марк, Денис. Бу теләкләргә әниләрең һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев