Зәй офыклары

Урта Баграж авылында яшәүче Мария Николаевна Кузьминага 3 майда 55 яшь тула.

Общее, 30 апрель 2019 - 09:36
272
0
0

Газиз кешебез, син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел туган, уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, сөекле әни. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең  Елизар, балаларың Александр-Гөлназ, Николай-Ирина, Олеся-Евгений, оныкларың Милана, Дима, Алена. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: