Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Баграж авылында яшәүче Татьяна Дамировна Егорованың бүген гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

19 июля 2022, 09:32

1465

0

0

Урта Баграж авылында яшәүче Татьяна Дамировна Егорованың бүген гомер бәйрәме –  60 яшьлек юбилее.

Сарман районы Петровка авылында үсеп, бүгенге көндә Урта Баграж авылында яшәүче әниебез, әбиебез Татьяна Дамировна Егорованың бүген гомер бәйрәме –  60 яшьлек юбилее. 

Әниебез әтиебез Семен белән без – алты балага гомер бирделәр.  Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде.

Әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде! Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып, 
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк – 
Син дә безгә шулай кирәк бит!

Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев