Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Пәнәче авылында яшәүче Иван Николаевич Комаровка 12 февральдә 70 яшь тула.

11 февраля 2022, 08:18

809

0

0

Урта Пәнәче авылында яшәүче Иван Николаевич Комаровка 12 февральдә 70 яшь тула.

Урта Пәнәче авылында яшәүче Иван Николаевич Комаровка 12 февральдә 70 яшь тула.
Кадерле кешебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормыш юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык синең. Гомерең буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, авылыбызда, районда олы хөрмәт казандың. Тормыш юлың мактау-лы хезмәт еллары белән үрелгән. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Бүген балаларыбызга син ягымлы дәү бабай. Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, бәрәкәттә, муллыкта, җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның бәхетен күреп, тирән хөрмәтен тоеп, безнең арада озын-озак шатланып яшәвеңне телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә бик нык кирәк.
Иң изге теләкләр белән якыннарың һәм туганнарың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев