Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Урта Пәнәче авылында яшәүче Валентина Григорьевна Даниловага 15 октябрьдә 70 яшь тула.

12 октября 2018, 09:36

1021

0

0

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең - гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Беркайчан да сагыш-моңга бирешмисең, тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа.Синең йөзеңдәге бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Александр белән тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләре дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын.
Коштай моңлы, чәчәктәй саф,
Болындай киң күңелең.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Озын булсын гомерең.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Антонида һәм София.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев