Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

27 августа 2021, 08:28

322

0

0

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.
Академик Иван Павловның “табиб кешене дәваласа, ә ветеринар – кешелекне” дигән сүзләре тикмәгә генә канатлы әйтелмәгә әйләнмәгәндер. Ветеринария табибы – иң игелекле, гуманлы һөнәрләрнең берсе. Монда очраклы кешеләр булмый. Районның ветеринария хезмәте хезмәткәрләре югары профессиональ дәрәҗәдә булулары, теләсә нинди шартларда да кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә килү сәләтләре, үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары белән аерылып тора. Ветеринария хезмәте алдында районда имин эпизоотик хәлне саклау, халыкны авырулардан саклауга юнәлдерелгән чараларны үтәү кебек мөһим мәсьәләләр тора. Бу һәм башка мәсьәләләрне Зәй ветеринария хезмәте хезмәткәрләре уңышлы гына үтәп килә. Бу һөнәрне яшәү рәвеше итеп сайлаучыларга рәхмәт белдереп, бәхет, сәламәтлек, оптимизм, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!
Фоат Исламов, район дәүләт ветеринария
берләшмәсе башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев