Зәй офыклары

«Восток» агрофирмасының «Баграж» җитештерү комплексы Сарсаз-Баграж участогы хисапчысы Галина Алексеевна Журавлеваны барлык хезмәттәшләре 55 яшьлек юбилее белән котлый!

Общее, 21 май 2020 - 08:30
297
0
0

Галина Алексеевна - коллективыбызның иң ышанычлы хезмәткәрләренең берсе, хезмәтенә тугрылыклы, һәркем белән уртак тел табып эшли ул. Ул - 34 ел дәвамында хезмәт юлын исәп-хисап эшенә багышлаган, бу өлкәдә зур тәҗрибәле белгеч. Без аны олыбыз-кечебез хөрмәт итәбез, яратабыз, чөнки ул өлкән хезмәттәшләренә дустанә мөнәсәбәттә нигезле киңәшләрен бирә белә, күп яшьләрнең алыштыргысыз остазы. Сабырлыгы, белеме, тырышлыгы, киң күңеллеге белән ул әнә шулай абруй казанды. Алга таба да без аңа шушы асыл сыйфатларын югалтмыйча, коллективыбызның тоткасы булып яшәвен, эшләвен телибез.
Хөрмәтле Галина Алексеевна! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча сабыр булып кал, гомерең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәдә һәрчак тугры дуслар, ышанычлы хезмәттәшләр булсын. Сиңа киләчәк тормышыңда ныклы сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бөтенлеге, уңышлар, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш һәм бары тик шатлыклы көннәр телибез.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Ихтирам белән барлык хезмәттәшләрең.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: