Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинаның 15 ноябрьдә туган көне - аңа 81 яшь тула.

15 ноября 2019, 08:40

524

0

0

Кадерле әниебез, апабыз, әбиебез! Сине матур бәйрәмең белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Шатлыкларыбыз да, кайгы-хәсрәтләребез дә уртак  безнең. Һәрвакыт сабыр, олы җанлы булып, барыбызны тигез яратып яши беләсең. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, һәр эшеңне төгәл, җиренә җиткереп башкарасың. Хәзерге вакытта зур өеңдә ялгыз яшәсәң дә, балаларыңның, туганнарыңның, күршеләреңнең зур игътибарында яшисең. Шөкер, әле кышкы озын кичләрне синең җылы өеңдә апалы-сеңелле күңелле итеп үткәрәбез. Апа, рәхмәт яусын сиңа, Ходай Тәгалә алдагы көннәрдә дә бәрәкәтле гомер бирсен.
Чал чәчләрең бигрәк матур,
Күзләреңдә - горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл -
Барысы да үрнәк алырлык.
Зур ихтирам белән Миргаяз-Зөлфирә, Һидая, Котдус-Рәзинә, Сөббух-Нурия, кызларың-кияүләрең,оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев