Зәй офыклары

Яңа Федоровка авылында туып-үскән, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Зиннур Заһидулла улы Ганиевка 2 июньдә 80 яшь тула.

Общее, 31 май 2019 - 08:47
164
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән олы юбилеең - гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Шөкер, сигез дистәне ваклаганда да күңелең яшь әле синең. Тормыш юлың сокланырлык матур.Син безнең олы куанычыбыз. Туганнар, дус-ишләр  карусызлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың өчен хөрмәт итә, үз итә сине. Сез әниебез белән без – ике балагызны үстереп, олы тормышка аяк бастырдыгыз, акыллы киңәшләрегезне бирдегез һәм хәзер дә әле син зур терәгебез, киңәшчебез  булып яшисең. Барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт әйтәбез сиңа. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Бәрәкәтле имин тормышта, балаларың һәм оныкларыңа куанып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәргә язсын.Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Һаман шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән улың Венер, кызың Венера, киленең Гүзәлия, киявең Радик, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: