Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Яңа Мәлем авылында гомер итүче Рафис Әгъләм улы Шәриповны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

15 ноября 2019, 08:40

535

0

0

Кадерле әтиебез! Син безне көчле, ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердең, бүген дә әниебез белән балаларыгызны, оныкларыгызны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, яклап, кадерләп яшисез. Син без - балаларың өчен  гомер буена ныклы терәк. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Безнең кадерле әтиебез син, оныкларыңның яраткан бабалары. Туган йортыбыз һәрвакыт ризыклы булсын,  балалар-оныклар игелеген күреп,  әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә озын-озак гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сәламәтлек, сөенечле гомерләр телибез.
Алда  сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.
Сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмә,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газизебез,
Баш иябез синең каршыңда.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев