Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Яңа Мәлем авылында гомер кичерүче Гыйльмехан Мөхәммәтдин улы Сәлахиевка 8 мартта 80 яшь тулды.

06 марта 2020, 13:20

321

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер, авыру-сырхауларга бирешмәслек рух ныклыгы телибез. Син һәрвакыт сабыр холыклы, игелекле, ярдәмчел һәм кешелекле, юмарт булдың. Олы яшьтә булуыңа карамастан һаман да безнең тормышыбызны  мул итү өчен тырышасың. Син без – балаларың өчен ныклы терәк. Әниебез белән барыбызны төп нигезгә җыеп, оныкларыгызга куанып, кадерләп яшисез. 80 ел  гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе мәртәбә. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа! Киләчәк көннәреңдә дә балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сөенечле гомерләр насыйп булсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – күркәм бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык изгелекләр бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев