Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Якты Күл авылында яшәүче Иван Никитович Маркеловка 1 ноябрьдә 80 яшь тула.

01 ноября 2019, 08:44

588

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел син. Барлык кылган изгелекләрең, якыннарым дип өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әниебез белән бергәләшеп алга таба да җан тынычлыгында, тыныч картлыкта, бәхетле озын-озак  гомер кичерергә язсын үзегезгә. Һәр көнең шатлыкта үтсен, йортыбыздан җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын.
Әтиебезнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр һәрбер ир-атта
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп
Яшәр иде, дибез рәхәттә.
Тыныч холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар – әти куллары.
Әтиебезгә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары.
Киңәшләрең һәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшибез.
Синең белән һәр көн чын йөрәктән
Горурланабыз, әти, яшермибез.
Сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмә,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газизебез,
Баш иябез синең каршыңда.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев