Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Якты Күл авылында яшәүче Татьяна Антоновна Леонтьевага 19 гыйнварда 90 яшь тулды.

21 января 2022, 08:00

184

0

1

Якты Күл авылында яшәүче Татьяна Антоновна Леонтьевага 19 гыйнварда 90 яшь тулды.

Федоровка авылында туып үсеп, бүгенге көндә Якты Күл авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Татьяна Антоновна Леонтьевага 19 гыйнварда 90 яшь тулды.
Шушы озын гомер юлында әниебезнең шатлыклары да, борчулары да җитәрлек булды, ул аларны уфтанмыйча күтәрә белде. 38 яшендә тол калып, тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә аңа. Колхозда сыер савучы булып эшләп, без – биш баласын хезмәт белән үстереп, олы тормыш юлына озатты. Әниебезгә бала кайгылары да күрергә туры килде. Шулай да ул нык булды, сынмады, сыгылмады.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – 90 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен иң кадерле кеше, синең белән өебез ямьле, сыебыз тәмле. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Әле күп еллар бәхетле ана, яраткан әби булып, йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып бергә-бергә яшәргә, җылы төп нигезебез, мул табыннарың белән безне каршы алырга, озатып калырга насыйп булсын иде.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әни, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,
оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев