Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Баграж авылына килен булып төшеп, шунда гомер һәм хезмәт итүче туганыбыз Светлана Егоровна Тугашеваның 14 июньдә 50 яшьлек юбилее.

14 июля 2020, 13:47

341

0

1

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә бары бәхеттә-куанычта, саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез! Туганыбыз Николай белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк булып, матур озын гомер кичерергә язсын. Тормышыгыз мул, бәхет-шатлыкларга бай булсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал!
Тормышның иң ямьле чагы,
50 яшь - ул аз әле!
Алда әле - күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә,
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын, язгы офыктай.
Иң изге теләкләр белән әниебез һәм барлык туганнар.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев