Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Романовна ЧЕРНОВАГА 26 ноябрьдә 55 яшь тула.

26 ноября 2017, 08:32

1173

0

1

Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче   Анна    Романовна    ЧЕРНОВАГА 26 ноябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле кызым, туганыбыз Анна! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карыйсың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Тормыш иптәшең Николай белән тигезлектә, балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегең, кадерле икәнеңне тоеп яшә, һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.

55 яшь ул гомер чиге түгел,

Әле алда – таңнар, офыклар.

Алда көтә әле зур планнар,

Үстерәсе нәни оныклар.

Таң нурлары булып йортыгызга

Ак бәхетләр генә сибелсен.

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Юлларыгыз гөлгә күмелсен.

Иң изге теләкләр белән әниебез, туганнарың Николай-Светлана, Мария-Андрей, Михаил-Людмила. Бу теләкләргә балаларыбыз һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев