Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Евдокия Константиновна Гончаровага 26 октябрьдә 85 яшь тулды.

29 октября 2021, 08:01

283

0

1

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер, бәхетле картлык кичерүеңне телибез. Алдагы көннәреңдә сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Әле һаман без дип яшисең син, әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев