Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Геннадий Андреевич Захаровка 23 февральдә 55 яшь тула.

22 февраля 2019, 09:00

762

0

1

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыбызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын.  Алдагы гомереңне дә күтәренке күңел белән, ныклы тормыш терәге, балаларыңның таянычы, оныкларыңның яраткан бабасы булып, бәхеттә үткәрергә язсын.  Ныклы нигезебезнең уты беркайчан да сүнмәсен, пар канатлы булып, мул табынлы, бәрәкәтле тормышта озын-озак яшә әле. Бергә-бергә тагын озак еллар күңел тынычылыгы белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып, әниебез белән тигезлектә озын-озак гомер итәргә язсын. Синең  өчен бу көн икеләтә бәйрәм: сине шулай ук Ватанны саклаучылар көне белән дә котлыйбыз. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы һәм яшь булып кал.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Светлана, балаларың Андрей, Сергей, Мария, киленнәрең   Лариса, Мария, оныкларың Дима, Оксана, Кирилл. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар,  барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев