Зәй офыклары

Югары Баграж авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Григорий Владимирович Григорьевка 29 мартта 80 яшь тула.

Общее, 26 март 2021 - 08:01
304
0
5


Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Без - балаларыңны җил-яңгырдан яклаучы, язмыш санаулары алдында ныклы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле бабай син. Гомерең буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдың. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, гадел һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булдың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Әниебез белән барыбызны төп нигезгә җыеп, оныкларыгызга куанып, кадерләп яшисез. 80 ел гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе мәртәбә. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа! Киләчәк көннәреңдә дә балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сөенечле гомерләр насыйп булсын.
Әтиле йорт –
ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга бик кирәк.
Еллар үтә торсын,
сулар аксын,
Шатлык белән килсен
яңасы.
Без телибез алда
гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты,
нурлысын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: