Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Михаил Романович Тугашевка 26 сентябрьдә 50 яшь тула.

24 сентября 2021, 08:05

547

0

0

Югары Баграж авылында яшәүче Михаил Романович Тугашевка 26 сентябрьдә 50 яшь тула.

Югары Баграж авылында яшәүче Михаил Романович Тугашевка 26 сентябрьдә 50 яшь тула.
Кадерле улым, туганыбыз, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз.
Син булдыклы, тынгысыз җан, һәрвакыт шат күңелле, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Сабыр да, киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Тормыш иптәшең Людмила белән балаларыгызга сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, балаларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың Анна-Николай,
Николай-Светлана, Мария-Андрей, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев