Зәй офыклары

Югары Баграж авылында яшәүче Николай Романович Тугашевка 18 мартта 55 яшь тулды.

Общее, 18 март 2020 - 16:18
71
0
1

Кадерле улым, туганыбыз, сине чын күңелебездән гомереңнең матур бәйрәме белән котлыйбыз. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Янәшәбездә синең кебек туганыбыз  булу белән без бәхетле. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Светлана  белән  бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз балаларыгызны тигез тормышта үстереп,  аларга  куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә  озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән әниең, бертуганнарың, килен-кияүләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: