Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Лоҗы авылында гомер итүче Фәүзия Гомәр кызы Гафурованың 9 ноябрьдә 75 яшьлек юбилее.

08 ноября 2019, 08:44

617

0

0

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Туган көнең белән сине, әниебез, күз нурыбыз. Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән имам иңдерүче әни. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Әни, чәчең ап-ак болыт,
Карашларың таң нуры.
Син бит, әни, безнең өчен
Бәхетләрнең иң зуры.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Иң изге теләкләр белән балаларың Илнур-Алсу, Алмаз-Светлана, оныкларың Искәндәр-Эльвина, Илюзә, Инсаф, Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев