Зәй офыклары

Югары Лоҗы авылында гомер итүче Рәйсә Кәшип кызы Мирзахановага 16 апрельдә 89 яшь тула.

Общее, 12 апрель 2018 - 15:55
176
0
0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, җылы кояшыбыз! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең.  Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш юлың күпләр өчен сокланырлык. Кадерлебез, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Һәрчак шулай шатлык белән яшә,
Гомерләрнең синдә олысы.
Туган көнгә тирән хөрмәт белән
Бездән, әнкәй, рәхмәт җылысы.
Иң изге теләкләр белән кызың Разия, киявең Шамил, оныкларың Рамил, Рамилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: